Версия для слабовидящих
ДК «РОДИНА» - г.Туймазы
Муниципальное автономное учреждение
Дворец культуры «РОДИНА»
городского поселения город Туймазы
муниципального района Туймазинский район
Республики Башкортостан
452755, Республика Башкортостан, Туймазинский район, г. Туймазы, ул. Островского, д.11
тел. +7(347 82) 5-27-68, e-mail: rodina_tmz@bk.ru

Бүген “Родина” мәдәният сараенда бик матур тамаша – “Җидегән йолдыз” халык татар вокаль ансамбле концерты узды

Бүген “Родина” мәдәният сараенда бик матур тамаша – “Җидегән йолдыз” халык татар вокаль ансамбле концерты узды. Программада бик күпләр яратып өлгергән матур  жырлар яңгырады.

Тамашачы бигрәк тә ансамбльнең моңлы, талантлы җырчылары – Зөлфир Шакиров, Раил Исламов, аның алыштыргысыз житәкчесе, бик куп республика, төбәк-ара конкурслар лауреаты Илдар Госаметдинов чыгышларын яратып кабул итте.

Концертны “Арлекино” өлгеле бию ансамбле (җитәкчесе – Гөлназ Абсатарова), “Талисман” балалар бию студиясе  (җитәкчесе – Елена Сөләймәнова), “Аэлита” балалар бию ансамбле (җитәкчесе – Гөлнара Баһаутдинова), “Таныш моңнар” халык уен кораллары халык фольклор ансамбле (җитәкчесе – Башкортостаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Кашапов) чыгышлары бизәде.

Чарада Башкортостан Республикасы Туймазы муниципаль районы хәкимияте мәдәният бүлеге башлыгы, Башкортостан Республикасынын атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзин Рәфкать улы Әпсәләмов, Дәуләт жыелышы – Королтай депутаты, Башкортостан татарлары конгресы башкарма комитеты рәисе Захир Әхсән улы Хәкимов, Башкортостан татарлары конгресы башкарма комитеты рәисе урынбасары, Башкортостан Республикасы hәм Россия Федерациясенең журналистлар берлеге әгъзасы Зәлия Рәфис кызы Ахунова, Башкортостан Республикасының Туймазы муниципаль районы Туймазы шәһәр жирлеге “Родина” мәдәният сарае муниципаль автоном учреждениесе директоры Әгъзам Хәмит улы Фатихов катнаштылар. Ансамбльнең иң чагу кызлары һәм егетләре шәһәр, район, республика чараларында актив катнашканнары, үзешчән халык иҗатын үстерүгә һәм саклауга өлеш керткәннэре өчен мәдәният бүлеге Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Шулай ук югары дәрәҗәле диплом белән ансамбльнең иганәчесе Ямиль Ринат улы Бәдретдинов бүләкләнде.

Концертта автор башкаручы, композитор, шагыйрә, рәссам Флёра Габдулхәй кызы Шәрипованын чыгышы чарага тагы да бер ямь өстәде.

Махсус хәрби операция кысаларында хезмәт итүче егетләребезгә “Кайтчы җырым” сәлам булып яңгырады. Егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз!

Тамашаны Альбина Зиннатуллина һәм Айнур Фәррәхов алып бардылар.